Әлеге рецептны куйганым бар иде.Кабатлап куям:)))Бик тәмле була. Йомшак,тәмле прәннекләр. Әлеге прәннекнең рецептын интернеттан алып пешереп караганда ошар микән дип пешергән идем:))Хәзер гел әлеге рецепт белән пешерәм.Ярты өлештән дә ясарга була. Камыр өчен: -500 мл сөт -250 гр он -500 гр шикәр комы -Бер чеметем тоз -100 мл көнбагыш мае -32 гр ванильле шикәр комы -60 гр камыр көпшәкләндергеч(разрыхлитель) -2 йомырка -2 йомырканың сарысы -1 кг он. Прәннек өстенә сөртер өчен крем. -2 йомырка агы -250 гр шикәр оны. 250 гр онга шикәр комы,тоз салып яхшылап болгатабыз.Сөтне кайнатып чыгарып онга салып яхшылап болгатабыз.Төерләре калмасын өчен.Камыр бераз суынгач 2йомырканы һәм 2 йомырканың сарысын(2йомырканың агы кремына кала) салып яхшылап туглыйбыз.Шуңа салабыз көнбагыш маен.1 кг он кереп бетмәскә дә мөмкин.Онга да карый.Онның беразына камыр көпшәкләндергеч белән шикәрле ванильне салып бутыйбыз.Онны салып камыр басабыз.Камыр йомшак булырга тиеш,кулга да ябышмасын.Камырны кисәкләргә бүлеп,җәеп стакан белән кисәбез.Калынлыгы 7-8 мм тирәсе.Минеке юкарак булды калынрак булса да ярый.Духовкада 20 минут тирәсе пешерәбез(тиз дә пешәргә мөмкин духовка кызып китсә).200 гр. Йомырканың агын миксер белән купертәбез шикәр онын аз-азлап салып.Суынган прәннекләр өстенә сөртәбез.(ягабыз)

Теги других блогов: рецепт творожный крем камыр