Бер яза башлагач языйм инде дускайларым)))Алдагы рецетны да яза башлаган идем көн дип кич җитте,хәзергесен язганчы төн булыр микән)))Песочный камыр белән лимон пирогын күптән пешерәсем килә иде,элегерәк пешерә идем))) Лимон пирогы песочный камыр белән. Камыр өчен: Ак май яки маргарин - 150 гр Он - 300 гр Йомырка - 1 шт. Шикәр оны(сах.пудра) - 100 гр Камыр көпшәкләндергеч(разрыңлитель) - 8гр Эчлек өчен: Лимон - 1 шт Ак май - 30 гр Шикәр оны(сах.пудра) - 130 гр Йомырка - 2 шт. Савытка яки табакка онны салабыз, кушабыз шуңа камыр көпшәкләндергечне,(разрыхлитель) сахарная пудраны барысын бергә яхшылап болгатабыз.Әлеге массага йомшак майны салып валчык хәленә килгәнче уабыз. Йомырканы салып камыр басабыз.Камырны пакетка салып суыткычка куябыз 30 минутка.Камыр ял иткән арада эчлеген ясыйбыз. Иң беренче итеп лимонның согын сыгабыз.Әлеге кремны су парында да ясасагыз да була.Эретелгән майга лимон согын сөзеп салабыз.Һәм шикәр оны(сахарная пудра) белән йомырканы салып яхшылап болгатабыз. Әлеге катнашманы газга утыртып кечкенә генә утта болгатып торабыз куернанчы.Якынча 5-6 минут кирәк.(Әгәр дә савытның төбенә утыра дип уйласагыз су парында кайнатыгыз) Формага пергамент кәгазье җәеп, камырның 2/3 өлешен кул белән җәябез, бортик ясап. Кремны камыр өстенә салабыз.Өстенә калган камырны җәеп тасмалар кисеп тезеп чыгабыз. Духовкада 180 градуста 30-35 минут пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын дусларым!

Теги других блогов: рецепт пирог лимон