Хәерле кич, дуслар:)))Бүген дә тәмле рецептларның берсен тәкъдим итәм әле сезгә))Әлеге рецетны инстаграмда Фирүзәдән язып алдым, Лазанья рецептын.)))Бүген ниһаять җитешеп пешердем)))Фирүзәдән язып алынган сүзен-сүзгә язам:))) Ингредиентларны чамалап кына алам һәрвакыт. . Ваклап туралган суган һәм вак угычтан уылган кишерне тоз һәм борыч сибеп, сыер маенда бераз кыздырып аласы. Шулар янына фаршны салып, табаның капкачын ябып, 10-15 минут " тушить" итәсе.Бу катнашмага томат пастасы өстәп, болгатып, тагын 10-15 минут пешерәсе. . Ул арада йомырка, бераз су һәм бераз сыек май кушып, камыр басасы һәм токмач камыры калынлыгында җәясе, аны эрерәк ромбикларга кисәсе. . Соус ясау тәртибе: табага 1 кисәк май, 1-2 кашык(кечкенәрәк) он салып болгатасы, сүрән утта тотасы, болгатып торасы.Шушы катнашмага тоз, борыч саласы һәм сөт өстисе, кайнап чыккан хәлгә килгәнче, болгатып торасы һәм сүндерәсе. Өстенә сибәргә угычтан уылган сыр әзерләп куярга. . Табага соусны 2-3 кашык салып тигезләп ягасы, аның өстенә ромбиклап киселгән камырны тезеп чыгабыз.Камыр өстенә фарш салып тигезләп җәябез.Аннан тагын, камыр,фарш;камыр, фарш соңгы кат камыр була. Камыр өстенә соусны салып тигезләп җәябез дә угычтан уылган сырны сибеп, өстен фольга белән каплап духовкага тыгабыз. 200 гр.пешердем 35 - 40 минут чамасы.Тәмле була дусларым,пешереп карагыз әле сез дә,укыганда катлаулы кебек булса да мәшәкатьле түгел,бик җиңел рецепт))))Әгәр дә аңлашылып бетмәсә Фирүзәдән кереп карарсыз дусларым))инстаграм битенә сылтамасын калдырам. https://instagram.com/instakondelek?igshid=w6g6bggvdy28

Теги других блогов: рецепты кулинария лазанья