Әлеге гөбәдияне кичә пешереп ашасак та рецептын бүген язып үтим әле.))) Камыры бик тәмле уалып тора)) Камыр өчен: -180 -200 гр ак май -110 гр шикәр комы -1 йомырка -300-350 гр он -1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч -бер чеметем тоз. Майны турап шикәр комын салып бергә бутыйбыз.Онның беразын салып валчык хасил булганчы уабыз.Йомырканы болгатып салабыз.Калган онны,камыр көпшәкләндергечне салып, камырны басабыз.Йомшак кебек булса бераз он өстәргә була.Камырны пакетка салып 30 минутка суыткычка куябыз. Эчлек өчен: 1 стакан дөге(бүрттерелгән),кызыл эремчек(корт),йөзем җимеше. Камырны җәеп майланган табага салабыз.Беренче итеп корт җәябез,аның өстенә дөге салабыз,дөгене салгач бераз шикәр комы салып эретелгән ак май сибеп чыгабыз(минем мае күбрәк булды ахры:)))камыр бик нык уалып тора торган булды.Шулай булса да тәмле иде) Соңыннан йөзем җимеше салабыз.(Мин йомырка салмыйм гөбәдиягә,бик сирәк кенә салам.) Калган камырны юка итеп җәеп,өстенә тигез итеп каплап бөреп чыгабыз.Өстенә валчык сибеп,кызган духовкага тыгабыз. 200-230 гр.пешерәбез.

Теги других блогов: рецепт гөбәдия камыр